Җәмгыять
9 август 2023, 09:00

Кемгә кура җиләге ашарга ярамый?

Кемнәр бу татлы җиләктән читтәрәк торырга тиеш?

Кемгә  кура җиләге  ашарга ярамый?Кемгә  кура җиләге  ашарга ярамый?
Кемгә кура җиләге ашарга ярамый?

 - Кура җиләге файдалы булса да, аны бөтен кешегә дә ашарга ярамый, диләр. Бу дөресме? Кемнәр бу татлы җиләктән читтәрәк торырга тиеш?    

   “Әйе, кура җиләге татлы да, сусыл да, хуш исле дә, файдалы да. Ул В1, В2, В9, А, С, РР витаминнарына һәм тимер, бакыр, калий, магний, кобальт, кальций, цинк кебек минералларга  бай. Составында антиоксидантлар һәм фитонутриентлар бар.

   Тик шуны истә тотарга кирәк: кура җиләге бөтен кешегә дә файдалы түгел. Аны күпләп ашарга ярамый. Бу хәтта тулысынча сәламәт кешеләргә дә зыян китерергә мөмкин, - дип исәпли  табиб-токсиколог, медицина фәннәре кандидаты Михаил Кутушов. -  Онытмагыз – җиләк  татлырак булган саен, шикәр чире  булган кешеләр өчен куркынычрак була.

   Әгәр дә сезнең канда шикәр күләме белән бәйле  проблемалар булса,  җиләк куллануны көнгә 50 граммга кадәр чикләү яхшырак. Һәрнәрсәдә чама кирәк, кура җиләге дә  искәрмә түгел. Әгәр аны көн саен чикләнмәгән күләмдә ашаганда,  бу хроник эчәк авыруларына (язва, гастрит) китерергә һәм аллергиясе булган кешеләр өчен проблема тудырырга мөмкин.

   Подагра вакытында аны бөтенләй  ашамаска киңәш ителә, чөнки анда буыннарда бәвел кислотасы туплануга ярдәм итүче элементлар күп”.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас