Җәмгыять
9 август 2023, 05:35

Ана кеше баласын рульгә утырткан

Хәзер штраф түләячәк инде...

drivenn.rudrivenn.ru
Фото:drivenn.ru

Благовещенскиның “Панорама” гәзите мәгълүматы буенча,  Надежда микрорайонында бер хатын машина руле артында бала утыруын күреп калган. Хатын  машинаны туктаткан. Салонда “яшь” водительнең әнисе дә булган, ул, берни булмагандай руль артына утырган һәм кузгалып киткән. Бу хәл турында БР буенч ЮХХДИгә хәбәр иткәннәр, полиция хезмәткәрләре машинаның хуҗасын ачыклаганнар.

Автоледи сүзләренчә, ул танышларына барышлый улына машина белән идарә итеп карарга тәкъдим иткән.

Ничек педальләргә  басарга, тизлекне күчерергә, “поворотник”ны кабызырга икәнен аңлаттым. Улым кузгалып карады, башта булдыра алмады, соңыннан кузгалып китә алды, – дип аңлаткан хатын. – Балаларга транспорт чаралары белән идарә итәргә ярамавын беләм. Шулай да кирәге чыгар әле дип улымны машина йөртергә өйрәтергә теләдем”, – дип сөйләгән ана.

Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсенең 3 өлешенә ярашлы машина белән идарә итүне “права”сыз балигъ булмаган балага ышандырып тапшырганы өчен хатынга 30 мең сум күләмендә штраф яный. Моннан тыш, хокук бозу турындагы материал балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылган.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас