

«Журфест» фестивале быел Яктыкүл буенда «Юбилейный» шифаханәсенең ачык мәйданчыгында узачак.
"Журфест"та "Шәһәр һәм район гәзите: уңыш технологияләре", "Газета успеха", "Живая газета" китаплары авторы, "Журналистика һәм медиабазар" журналының баш мөхәррире, "Русиянең иң яхшы 10 гәзите" еллык конкурсының Эксперт советы рәисе, филология фәннәре кандидаты, "Алтын каләм Русия" премиясе лауреаты Владимир Касютин чыгыш ясаячак. Төп спикер буларак, Владимир Леонидовичның чыгышы фестивальнең эшлекле программасы кысаларында матбугат клубы мәйданчыгында узачак.
В. Касютин "профессиональ эшне һәвәскәрлек алмаштыра алмый", басма киңкүләм мәгълүмат чаралары хәтта бөтен җирдә санлаштыру чорында да үз әһәмиятен югалтмаган, дип ышануын белдерә.
Быел фестиваль “Туган якка мәхәббәт” девизы астында үтәчәк. 18 августта республиканың киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре бергә җыелачак.