Җәмгыять
8 август 2023, 06:05

“Башкорт аты” фестиваленә рәхим итегез!

Баймак районының Граф күле тирәсе атна азагында гөрләп торачак!

“Башкорт аты” фестиваленә рәхим итегез!“Башкорт аты” фестиваленә рәхим итегез!
“Башкорт аты” фестиваленә рәхим итегез!

11-13 августта  Баймак районының Граф күле янында төбәк башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән башкорт токымлы атларны тергезүгә, бу уникаль, акыллы малкайларны популярлаштыруга, санын арттыруга багышланган “Башкорт аты”  икенче халыкара фестивале үтәчәк.

     Фестивальнең программасы бик бай/ Беренче көнне ат спорты ярышларының сайлап алу турлары уза/  Фестивальнең төп чаралары 12 августта старт ала.  Бу көнне кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар өчен төрле тамашалар оештырыла. Әлбәттә, фестивальнең төп бизәге – чабышлар. Җиңүчегә төп бүләк – автомобиль әзерләнгән. Моннан тыш, кунакларны “Аударыш”, “Ылак”,  “Тай-тулак” милли спорт төрләре буенча ярышлар, җәядән ук атулар, төрле токымлы атлар күргәзмәсе көтә.

   Кумысфест үткән елда да бик җанлы үткән иде, быел да күпләргә ошар дип ышанабыз. Чөнки анда “республикада дәвалау сыйфатларына ия булган эчемлек җитештерүчеләр  арасында иң яхшысы” исеме өчен ярышачаклар. Кунаклар арасыннан теләге булган һәркем популяр башкорт кымызы белән сыйлана алачак.

    11-12 август кичендә фестиваль кунакларын Башкортстан эстрадасы йолдызлары һәм чакырылган артистлар катнашлыгында мәдәни программа көтә.

    Фәнни программа да үзенчәлекле – “Токымлы атларны үрчетү һәм атчылык продукциясен эшкәртү проблемалары” Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә бик күп файдалы мәгълүмат белергә була. Спикерлар – Дагыстан,  Казахстан, Таҗикстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Кырым һәм Чечен Республикалары һәм башка төбәк вәкилләре.

   Фестиваль кысаларында балалар өчен интерактив уеннар, Башкорт дәүләт курчак театры артистлары куячак спектакль, милли уеннар һәм “Чукмар ыргыту”, “Таш күтәрү”, “Тартыш” , “Таяк тарту”, “Милли көрәш”,  “Тарт-эт” спорт ярышлары оештырылачак.  

    "Башҡорт аты" фестивалендә ногай мультиинструменталисты Арсланбәк Солтанбеков чыгыш ясаячак.

     Башкортстанның мас-рестлинг федерациясе президенты Раил Бикмаев әйтүенчә,    башкорт аты – халкыбыз  тарихы, мәдәнияте, үзенчәлеге, аны хәзерге глобальләшү шартларында сакларга һәм яшь буынга җиткерергә,  “Башкорт аты” фестивален елдан-ел үстерергә һәм яхшыртырга тиешбез.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас