+21 °С
Болытлы


Салават шәһәрендә минага охшаган әйбер халыкны куркуга салган. Ул Уфа урамындагы бер йорт янында чүплектә табылган.
Бу урынга шундук ашыгыч ярдәм һәм башка махсус хезмәтләр килеп җиткән. Халык әйтүенчә, шикле әйбер янындагы территорияне уратып алганнар, анда кешеләрне кертмәгәннәр.
Росгвардиянең Башкортстан идарәсе матбугат хезмәтендә бу хәлгә болай дип аңлатма биргәннәр: "Салават шәһәрендә табылган мина уку минасы булып чыккан. Бернинди дә хәвеф янамый, ул куркыныч түгел", - дигәннәр.