Җәмгыять
5 август 2023, 14:00

“Геройлар поезды” – Уфада

Сәяхәт кысаларында кунаклар башкаланың күркәм урыннарын күрәчәк.

“Геройлар поезды” – Уфада“Геройлар поезды” – Уфада
“Геройлар поезды” – Уфада

    Бүген  Уфага Бөтенрусия проекты – “Геройлар поезды” килде. Анда  - Донецк һәм Луганск республикаларыннан, шулай ук Себер федераль округыннан җыелган балалар, бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдә спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә иң югары нәтиҗәләргә ирешкән талантлы үсмерләр.

Уфа тимер юл вокзалының вокзал яны мәйданында  Башкортстан Республикасының балалар хокуклары буенча  вәкаләтле вәкиле Ольга Панчихина, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Инесса Косолапова катнашлыында кунакларның тантаналы очрашуы узды.

Кунаклар өчен  экскурсия программасы планлаштырылган, ул М.Шәйморатов, С.Юлаев һәйкәлләренә бару, шулай ук “Патриот” паркында булу. Кичен поезд юлын дәвам итәчәк.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас