

2023 елның I яртыеллыгында урман инспекторларының контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә йомгак ясалды. Урманнарны саклау функцияләрен үтәү кысаларында беренче яртыеллыкта дәүләт урман инспекторлары тарафыннан 12 149 патрульлек үткәрелгән. Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге барышында 269 урман законын бозу ачыкланган, шул исәптән 177 законсыз урман утырту 4,5 мең куб. м. урман фондына 80,7 млн. сум күләмендә зыян китерелгән. 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда законсыз кисүләр күләмен 22% ка, китерелгән зыянны 30% ка киметүгә ирешелде. Федераль дәүләт һәм янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Эльмир Хөсәенов мәгълүматларына караганда, законсыз кисү күләменең яртысыннан артыгы Башкортстан Республикасы территориясендә урманнарны куллануга дистанцион мониторинг үткәрү нәтиҗәләре буенча ачыкланган.
- Әлеге мониторинг төбәктә 4,9 млн га мәйданда яки космик системаларны кулланып урман фонды территориясенең 86% территориясендә үткәрелә. Аның ярдәмендә урман декларацияләрен тапшырмыйча, рөхсәт ителгән күләмнән артып, агач әзерләүне гамәлгә ашыручы урман кулланучыларның закон бозу очраклары ачыкланды, – дип аңлатты урман ведомствосы вәкиле.
Барлык очракларда да әлеге урман кулланучыларына карата җаваплылык чаралары күрелә. Шулай ук дәүләт урман инспекторлары тарафыннан федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында профилактик чаралар консультацияләр, мәгълүмат бирү, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр игълан итү үткәрелде. Күрсәтелгән чорда барлыгы 824 профилактика чарасы үткәрелгән.