

Ярты миллион сумга кадәр штраф яки биш елга кадәр - төрмә. Мобилизациядән качканнарга шундый җәза янаячак.
Тиешле закон проектын кертүне Думаның оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов хәбәр иткән. Дәүләт Думасы депутатларының инициативасын РФ Хөкүмәте хуплаган. Әлеге вакытта гамәлдәге нормалар хәрби хезмәткә чакырудан качкан өчен ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне күз уңында тота. Иң зур җәзаны хәрби хезмәткә чакырудан мобилизация буенча яки сугыш чоры шартларында качкан өчен карарга тәкъдим ителә. Бу РФ Җинаять кодексының 328 статьясының яңа өлеше булачак.