Җәмгыять
4 август 2023, 05:40

Түрәләр үзебездә чыккан машиналарда йөрергә тиеш

Путинның бу сүзләренә колак салучы чиновниклар булырмы?

придоньецимлы.рфпридоньецимлы.рф
Фото:придоньецимлы.рф

Русиянең барлык түрәләре дә үзебезнең илдә җитештерелгән автомобильләрендә йөрергә тиеш, дип белдерде президент Владимир Путин эшкәртү сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашуда.

Аның сүзләренчә, министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук эшләр идарәсе чит ил машиналарын сатып алуны дәвам итүне һәм хәтта моңа басым ясауны сорый.

"Мин моны бөтенләй бетерергә кирәк дидем. Һәм илнең барлык түрәләре дә үзебездә чыккан автомобильләрдә йөрергә тиеш", – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Аның фикеренчә, "кайдадыр тыйнаграк булуда" бернинди дә куркыныч юк.

"Киресенчә, хәтта яхшы. Безнең искитмәле чиновникларыбыз үзебезнең брендларны, үзебезнең автомобильләрне, үзебезнең башка  төр продукцияне үстерүгә омтылырга кирәклеген аңларга тиеш. Һәм тормыш сыйфатын яхшырту беренче чиратта моңа юнәлдерелергә тиеш",  – дип өстәде Путин.

Ул билгеләп үткәнчә, импорттан баш тартырга кирәкми, әмма төп әйберләр үзебезнең ил  җитештерүчесенә юнәлдерелгән булырга тиеш.

 Июль башында Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин хакимият органнары һәм бюджет учреждениеләре өчен дәүләт сатып алуларында ватан автопромын күз уңында тотарга чакырды. Чиновникларны Русия машиналарына күчерү идеясе белән “Бердәм Русия”  депутаты Солтан Хамзаев та чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, бу иң беренче чиратта сенаторларга һәм Дәүләт Думасы депутатларына кагылырга тиеш. Финанс министры Антон Силуанов, үз чиратында, аның ведомствосы дәүләт ихтыяҗлары өчен ватан автомобильләрен сатып алуда беренче булып катнашырга әзер булуын белдерде. 

Чыганак: ria.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас