

Ай саен ай гүзәлләре билгеләнеп бара.Бу юлы Бөре сылуы иң күп тавыш җыеп, җиңү яулады.
Розалина Хисмәтуллина Бөре шәһәреннән. Балачактан бию белән мавыга, картәнисе халык биюләренә мәхәббәт тәрбияләгән. Шулай ук бөек шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйли. Пешеренергә дә ярата, ял итәргә кирәк булса, тынычлануны азык әзерләүдән таба.
Уңган кыз спорт белән дә шөгыльләнә, мәктәптә укыган чорында баскетбол, волейбол түгәрәкләренә йөргән, җиңел атлетика, чаңгы спорты белән мавыккан.
- Балачак хыялым - театр актрисасы булу, кешеләргә хисләр бүләк итү, үземне төрле рольләрдә, образларда сынап карау иде. Әмма язмыш башкача карар итте, бу хыял тормышка ашмады. Ләкин мин үз хыялымны ташламыйм һәм аңа тартылам, һәм менә инде 1 курстан Бөре шәһәренең «Өмет» вокаль - театр студиясе әгъзасымын.
Бүгенге көндә Розалина филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр факультетында рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укый. Сайлаган һөнәре үзенә бик ошый.
Һәркемнең язмышы - үз кулында. Киләчәктә, кем белә, максатчан, тормышка якты караш, өметләр баглап яшәгән кызның теләкләре, бәлки, гамәлгә ашар әле.