

Уфаның бизәге булырга тиешле Әр-Рәхим мәчетенең ничә еллар буенча төзелеп бетмәве бик күп кешеләрнең күңелен кыра.
Өстәвенә быел март аенда мәчет манарасының бер гөмбәзе көчле җил аркасында җимерелде. Яңа гөмбәз әзер, диләр. Әмма аны урнаштыру өчен экспертлар бүтән конструкцияләрнең ышанычлылыгын һәм хәвефсезлеген тикшерергә тиеш.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәчет төзелешенең бар документларын бер ай эчендә өйрәнергә, бинаның торышына бәя бирергә һәм Әр-Рәхим мәчете мәсьәләсе буенча оператив штаб төзергә кушты.
“Бу эшләр башкарылгач, мәчет төзелешен дәвам итү һәм аның якынча кайчан тәмамлануы турында Радий Фәрит улы шәхсән үзе хәбәр итәчәк”, – ди Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин.
Әйтергә кирәк: төбәк җитәкчесе кушуы буенча, мәчет төзү эше июнь аенда тергезелде. Республиканың Төзелеш министрлыгы мәгълүматы буенча, ул иганәчеләр исәбенә финанслана.