

Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан төбәк оешмасына - 5 ел тулу уңаеннан "Торатау" Конгресс- холлында тантаналы чаралар узды. Кунакларны төбәкнең гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова, Мәдәният министрлыгының социомәдәни эшчәнлек бүлеге башлыгы Ирек Имангалин, Русия инвалидларының спорт берлеге президенты Флүр Нурлыгаянов, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан оешмасы рәисе, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Олег Ротов сәламләделәр.
Әлеге көнгә республиканың 57 шәһәрендә һәм районында оешманың вәкилләре бар, аның составына 19000нән артык кеше керә. Ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр җәмгыяте берничә спорт төре буенча республика спартакиадасы, турслетлар, иҗади фестивальләр, интеллектуаль уеннар, укыту семинарлары, мотивацион форумнар үткәрә. - Безнең эш максаты - инвалидларга ярдәм итү генә түгел, ә һәркем өчен мөмкин кадәр уңайлырак мохит булдыру. Без инвалид кешенең уку, эшләү, гаилә кору, тормышта үз урынын табу мөмкинлеге булуын телибез. Тантаналар кысаларында оешма активистларына мактаулы бүләкләр тапшырылды. Шулай ук 31 июльдән 2 августка кадәр Уфада оешманың юбилеена багышланган «Буыннар тәҗрибәсе» форумы да уза. Бу - уникаль коммуникация мәйданчыгы, анда яңа мәгълүмати технологияләрне куллану, инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендәге проектларны уңышлы тормышка ашыру тәҗрибәсе турында укыту һәм мотивация чаралары үткәрелә, - диде Олег Ротов.