Җәмгыять
31 июль 2023, 15:30

Бүздәктә бал кортларының күпләп үлүендә кем гаепле?(видео)

Авыл халкы җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткән. 

Бүздәктә бал кортларының күпләп үлүендә кем гаепле?(видео)Бүздәктә бал кортларының күпләп үлүендә кем гаепле?(видео)
Бүздәктә бал кортларының күпләп үлүендә кем гаепле?(видео)

Бүздәк районының Картамак авылында бодай басуларын химикатлар белән эшкәрткәннән соң, халкының бал кортлары үлеп беткән. Кешеләр балсыз да, эшсез дә калган. Әлегә кадәр пенсия яшендәгеләр умарта тотып көн күргән булса, хәзер алар шул бердәнбер табыш чыганагыннан да мәхрүм булганнар.

Авыл кешеләре бу бәла "Алга" колхозы җитәкчесе – Шәфоат Хәбибрахманова аркасында килеп чыккан дип саный. Видеода алар болай ди: "Хәбибрахманова безне күралмый, шул сәбәпле, хакимият оешмалары белән берлектә матди ресурсларын кулланып, безнең бал кортларын махсус агулады. 7 июньдә Бүздәк районыннан тикшерү төркеме килде, туфрактан анализ алды, әмма гаеплеләргә җинаять эше ачылмады".

Чыганак: Mash Batash Telegram-каналы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас