

Президент Владимир Путин русиялеләргә дәүләт бүләкләре тапшыру турында Указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Дәүләт башлыгы Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен Башкортстан халкын дәртләндереп тору турында боерык имзалады. Мәсәлән, Русия Президентының Мактау грамотасы белән БДМУның төбәк сәламәтлек саклау үсеше буенча проректоры Виталий Викторов, БДМУ клиникасының бүлек мөдире Александр Гражданкин, БДМУның өстәмә һөнәри белем бирү институты кафедрасы мөдире Илдар Лотфарахманов бүләкләнде.
Чыганак: bashinform.ru