

Ни өчен кайбер авырулар белән армиядә хезмәт итәргә яраклы дип таныйлар, әмма контракт буенча алмыйлар?
Руслан Кәлимуллин.
Русия Оборона министрлыгы контракт хезмәтенә алынмый торган 26 авыру исемлеген бастырып чыгарды.
“Медицина күрсәткечләре армиягә чакырылыш вакытында һәрвакыт исәпкә алынды. Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында "яраклылыгы чикле" (“ограниченно годен”) категориясе бар. Аларны армиягә сирәк очракта гына җибәрәләр, әмма исәпкә куялар һәм хәтта җәрби җыеннар үтү өчен дә чакыралар, - дип аңлата полковник Сергей Моисеев.
Ә менә профессиональ хезмәткә сайлап алу критерийлары һәрвакыт катгыйрак булды. Хәтта яссы табанлы булу да егетләргә офицер булу хыялын тормышка ашырырга комачауларга мөмкин.
Хәзерге вакытта контракт буенча хезмәт итүчеләр профессиональ хәрбиләргә тиңләштерелә һәм сәламәтлек торышы буенча аларга карата таләпләр дә офицерларга булган таләпләр кебек үк. Бу дөрестер дә: чирле кешене хәрби хезмәткә алу – сугышчы урынына хәрби госпиталь пациентын алу дигәнне аңлата”.