

- Кибет киштәләрендә, урамнарда палаткаларда карбызлар пәйда булды. Аларны әле ашарга ярыймы, әллә бу вакытта, тизрәк өлгерсеннәр дип, тоташ химия белән туендырганнармы?
Күпләрне кызыксындырган бу сорауга фармацевтика фәннәре кандидаты, фитохимия буенча белгеч, сәламәт туклану һәм кулинария буенча китаплар авторы Игорь Сокольский болай дип җавап бирә:
- Карбызларны ел әйләнәсенә ашарга мөмкинлек булган заманда яшибез. Әмма сатып алыр алдыннан җимешнең кайсы илдә үстерелгән булуы белән кызыксыгырга кирәк. Июль аенда карбызлар Төркия, Израиль, Бразилия, Панама һәм Коста-Рикадан гына китерелергә мөмкин. Русиядә карбызлар, кем әйтмешли, августта гына старт ала. Менә шул вакытта Әстерхан, Краснодар, Урта Азия карбызлары пәйда була да инде. Әле үзебезнекеләр өлгермәгән. Ашасак, агулануын агуланмасбыз, әмма ләззәте дә булмас – бик татлы түгелләр әле.
Ныклап өлгермәгән карбуз тозлап куяр өчен генә әйбәт. Әйткәндәй, Русиянең көньяк төбәкләрендә тозлы карбызлар – иң популяр салкын кабымлыкларның берсе.