Соңгы вакытта авыл җирендә балалы гаиләләр яшәгән йортларда янгыннар чыгуы турында хәбәрләр күбәйде. Аларның йортларына төтен чыгуга хәбәр бирә башлаучы датчик-сигнализаторы куелырга тиеш түгелмени? Күпме фаҗигаләрдән саклан калып булыр иде, шул датчик булса.
Илдус Биккузин. Уфа шәһәре.
"Аңлатабыз. Башкортстан" порталында төтен датчиклары (янгын турында вакытында сигнал бирүче җайланма) бушлай, социаль ярдәм буларак, халыкның 14 категориясенә бирелә дип хәбәр ителә. Болар:
- аз керемле күп балалы һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр;
- ялгыз яшәүче 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләр;
- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары;
- һәлак булган (үлгән) сугыш инвалиды, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның гаилә әгъзалары;
- Икенче бөтендөнья сугышы елларында оештырылган концлагерьләр һәм геттоның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары;
- хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм инвалидлары;
- "сугыш чоры балалары", шулай ук гариза бирү тәртибендә 2018 елның 1 гыйнварына кадәр туган 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр;
- бакча һәм дача ширкәтләрендә теркәлгән кешеләр, шәхси йортларда яшәүче пенсионерлар.