Җәмгыять
25 июль 2023, 14:41

Мәгълүмат безнең арада тиз тарала

Начар ишетүчеләр бердәмлеге сокланырлык.

Мәгълүмат безнең арада тиз таралаМәгълүмат безнең арада тиз тарала
Мәгълүмат безнең арада тиз тарала

Начар ишетүчеләр бердәмлеге сокланырлык.

Бу фотосурәттә сез күргән Флүрә һәм Альберт Фәсхетдиновлар - начар ишетүчеләр гаиләсе. Флүрә апа теннисны бик ярата икән һәм спорт уеннарында теннисчылар өчен җан атарга килгән.

"Уфада Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннары узачагын белгәч, шунда ук карар кылдык: барлык ярышларга да йөриячәкбез! Саңгыраулар даирәсе бик тар ул, ләкин бик дус. Мәгълүмат безнең арада тиз тарала. Безнең мессенджерлар төркеме бар. Безгә уеннар программасын җибәрделәр һәм ярышларга чакырдылар. Уеннарның беренче көне бик ошады! Бүген тенниска килдек. Безнең планнарда футбол һәм волейбол да бар", - ди Фәсхетдиновлар.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас