Җәмгыять
21 Июля 2023, 16:28

Путин туган

Санкт-Петербург шәһәрендә яңа туган улына әнисе Владимир Путин дип исем кушкан.

Путин туганПутин туган
Путин туган

 

 

10 июльдә 10 нчы бала тудыру йортында Володя Путин дөньяга килә. Аның әнисе Виктория сөйләвенчә, баланың картәтисенең дә исеме Владимир Путин булган.  

"Улым үзе белән дөньяга зирәклек, җылылык һәм мәхәббәт алып килде. Һәрбер әни кебек, мин дә аның лидер, тормыш җиңүчесе булып үсүен телим!” -  дигән сөйләгән малайның 28 яшьлек әнисе.

Малай дөньяга 1 кг 900 грамм булып туган. Әлеге вакытта ул үзен яхшы хис итә, өенә кайтырга җыена.

  • Улым әтисенә ошаган, - ди Виктория. – Улымның хәлен белешергә шалтыратсам, шәфкать туташлары трубканы алалар да: “Кремль на связи” дип җаваплыйлар. Барыбыз да бергә көләбез... Улымның караватына “Вовочка Путин” дип язылган. Улым көчле рухлы булсын, аны барсы да хөрмәт итсен, дип телим...

Чыганак: @truekpspbru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас