Җәмгыять
20 июль 2023, 04:24

Пенсионерларга 10 мең сум акча бирәләр, ди

Әллә нинди шартлары бардыр әле аны алыр өчен...

a.ria56.rua.ria56.ru
Фото:a.ria56.ru

Күршем телевизордан физик яктан актив пенсионерларга 10 мең сум акча түлиләр икән дип ишеткән. Бу дөресме?

БРның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова үзенең социаль челтәрләрендә  “Башкорт озын гомерлелеге” программасын өлешчә үзгәртү турында хәбәр итте. Атап әйткәндә, ГТО нормаларын тапшырган пенсионер алдагы елда 10 мең сумлык сертификат алачак. Бу сертификатны ул бассейн яисә фитнеска тотына алачак.  Бүгенге көндә һәр пенсионер төрле актив ял итү чаралары өчен  2 мең сумлык сертификат алырга хокуклы.

–Указга инде гамәлдә булган өлкәннәр өчен санаторийларда язлы-көзле ял итүне дә кертергә булдык, – дип белдерә Л.Иванова. – Бу вакытта Социаль фондтан, социаль яклау хезмәтеннән төрле белгечләр – нутрициологлар, кардиологлар, гериатрлар һәм башкалар – килә.

Министр шулай ук республика медицина учреждениеләрендә һәр сишәмбе көнне “Көмеш яшь сәгате” акциясе үтүен искә төшерде. Бу көнне 08.00-10.00 сәгать аралыгында  61 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 56 яшьне узган хатын-кызлар диспансеризация һәм төрле медицина тикшерүләре үтә ала.

Тексттагы актив сылатамаларга басып, бу хакта җентекләбрәк укый аласыз. 

Читайте нас