Җәмгыять
20 июль 2023, 04:16

Чираттагы төркем юлга чыкты

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

Кичә Уфадан махсус хәрби операция уздыру зонасына бер төркем хәрбиләр китте. Алар РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеделәр һәм Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальонында хезмәт итәчәкләр. Алар арасында Русия Кораллы көчләрендә хезмәт үткәннәр һәм үтмәгәннәр дә бар, кайберләренең «кайнар» нокталарда хезмәт итү тәҗрибәсе бар, берничә тапкыр контракт буенча хезмәт итүчеләр дә бар алар арасында. Шулай ук Донбасста үзен сынап караган кешеләр бар. Ир-атлар контракт буенча хезмәт итүне сайлаган, әмма «шәйморатовчылар» сафларын тулыландырырга омтыла.

Ир-атлар җыелма пунктка гражданлык киемнәрендә гадәти юл сумкалары белән киләләр. Шуны танырга кирәк, аларның йөзләрендә дулкынлану яисә борчылу күренми. Алар барысы да документларын рәсмиләштерәләр, бер-берсе белән танышалар. Эчке ишегалдында контрактчыларны «Башавтотранс» автобусы көтә, ул аларны Ростов өлкәсенә тулыландыру пунктына алып барачак. Анда хәрбиләрне шәхси состав исемлегенә кертү процедуралары узачак, аннары алар турыдан-туры башкорт батальоны урнашкан урынга җибәреләчәк.

Ир-атлар җыелма пункт территориясендә медицина комиссиясе үтә. Күчмә мобиль пунктта диагностик тикшерү узу, барлык кирәкле анализларны тапшыру мөмкинлеге бар. Сафка тезелеп, юлга чыгар  алдыннан контрактчыларга обмундирование  һәм коры паек таратып чыгалар.

Егетләр шунда ук яңа хәрби киемнәрен кияләр. Кушнаренкодан «Рэмос» позывнойлы  хәрби киемнең    сыйфатлы һәм бик уңайлы тегелгәнлеген әйтә. Ир-ат “Вагнер” шәхси хәрби компаниясендә штурмовик булып хезмәт итә һәм ике ай элек туган якларына кайта. Бу вакыт эчендә ул ял итәргә, туганнары белән очрашырга өлгерә, йорт хуҗалыгына күз-колак була.

Махсус хәрби операция зонасында мин Бахмутны азат итүдә катнаштым (ДНРның Артемовск шәһәре. – Авт.) Ял иттем һәм янә яу кырына барырга теләк белдердем.  Башкорт батальонының берсенә керергә карар иттем. Башкортстаннан СВО зонасына берничә хәрби формирование китте, әмма мин Шәйморатов исемендәге батальонны сайладым. Легендар комдивыбыз белән һәрвакыт горурландым мин һәм менә аның нәсел варисларының батыр сугышчылар булып калуларын исбатларга вакыт җитте, — ди „Рэмос“. — "Оркестрантлар" янына кире кайта алыр идем, әмма хәзер якташларым белән булырга телим. СВО зонасында безнең батальоннарны н беләләр һәм хөрмәт итәләр. Ирләр үз Ватанын сакларга тиеш. СВО зонасында хезмәт итүдән качарга тырышучыларга гаҗәпләнәм. Күрәсең, курку яки башка хисләр дә бардыр. Мин андый кешеләрне гепләмим, аларның һәрберсенең үз уе, фикерләре, юлы. Ләкин шуны аңларга кирәк, Донбасста үз күзләрем белән күргән һәм көрәшкән явызлык безгә дә килергә мөмкин. Моңа юл куярга ярамый. СВО зонасына шушы көннәрдә бергә контракт төзегән яңа  иптәшләрем белән барам. Аларның кайберләре армиядә хезмәт итмәгән, сугыш тәҗрибәсе булганнар да бар. Һәрхәлдә, мин алар белән үз тәҗрибәмне уртаклашырмын. Без исән-сау, һәм, әлбәттә, җиңү белән кайтачакбыз”. 

Чыганак: bashinform.ru

Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас