Җәмгыять
19 июль 2023, 17:10

Газировкаларга хаклар арта

PepsiCo соклар һәм газировкалы эчемлекләр җитештерүче эре җитештерү компаниясе бу турыда хәбәр иткән.

111.ru Газировкаларга хаклар арта111.ru Газировкаларга хаклар арта
Газировкаларга хаклар артаФото:111.ru

 

PepsiCo соклар һәм газировкалы эчемлекләр җитештерүче эре җитештерү компаниясе ( «Русский дар», Frustyle, «Любимый», J7, «Сады Придонья» ) 1 августтан хаклар артуы турында хәбәр иткән.

Хакларның 10-20 процентка артуы көтелә. Сәбәбе – долларның артуы аркасында чималга, җиһазларны хезмәтләндерүгә, транспорт хезмәтләренә чыгымнар арткан. “Союзнапитки” җитәкчесе Максим Новиков әйтүенчә, бу тармакта чималга, нигездә, чит илләрдән килгән концентрацияле сокларны һәм пюреларны кулланалар.

Чыганак: “Коммерсант”.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас