Җәмгыять
19 июль 2023, 07:30

55 тренер 1 миллион сум акчалы булачак

Хөкүмәттән ярдәм булуы - һәрвакыт күңелле.

55 тренер 1 миллион сум акчалы булачак55 тренер 1 миллион сум акчалы булачак
55 тренер 1 миллион сум акчалы булачак

Быел Башкортстанның Спорт министрлыгына нигез салынуга 100 ел тула. Юбилей елында республикада дәүләт спорт стипендияләре һәм республика спорт премиясе булдырылды.

   БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге  үз битләрендә сөйләвенчә,  авыл спортын үстерү өчен 2020 елда илдә беренчеләрдән булып “Авыл тренеры” проектын керттеләр. Ул иң яхшы практикаларның берсенә әйләнде һәм  25 төбәктә гамәлгә кертелгән. Проект кысаларында 103 тренер ярдәм алды. Быел тагын да  55 тренер 1 миллион сумлы булачак.

- Программа  әйбәт, әмма ул  100 меңнән артык  халык  яшәгән шәһәрләрдә эшләми. 2022 елның декабрендә төбәк башлыгы каршындагы физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышында  “Шәһәр тренеры” проектын кертү турында карар кабул ителде, - ди премьер-министр. -  Профессионаллар һәр эштә  алтын бәрәбәренә тиң.  “Шәһәр тренеры” программасы әйдәп баручы тренерлар өчен Башкортстанда калырга этәргеч булыр һәм өстәмә рәвештә югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә ярдәм итәр дип ышанам.

    Яңа проект ярдәмендә түләүләрне  түбәндәге тренер-укытучылар алачак:

  • республикада 5 елдан артык яшиләр һәм торакка мохтаҗ сыйфатында исәптә торалар,
  • республикада 5 елдан артык яшиләр, ипотека кредиты буенча гамәлдәге килешүләре бар һәм торакка мохтаҗлар сыйфатында исәптә торалар,
  • башка төбәкләрдән 2023 елның 1 гыйнварыннан соң килгәннәр һәм БР спорт министрлыгы тарафыннан расланган спорт учреждениеләрендә кирәкле вазифалар реестрына кергән спорт төрләре буенча тренер-укытучылар булып эшлиләр.

     Түләүләрне торак сатып алу, йорт төзү өчен җир участогы  сатып алу, потеканы түләү, торак йорт төзүгә юнәлтеп була.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас