Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июль 2023, 14:45

Социаль туклану өлкәсендә бердәм таләпләр системасы расланды

Бүген бу җәһәттән Башкортстан практикасы илдә яхшылардан санала.

Социаль туклану өлкәсендә бердәм таләпләр системасы расланды
Социаль туклану өлкәсендә бердәм таләпләр системасы расланды

Башкортстан Хөкүмәтенең  Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган  утырышында социаль туклану өлкәсендә бердәм таләпләр системасы расланды.

- Бүген мәктәп туклануын оештыру ягыннан Башкортстан Республикасының практикасы илдә иң яхшысы дип танылды. Хәзерге вакытта төбәктә туклану хезмәтләре күрсәтүче 4 меңгә якын социаль өлкә оешмасы эшли. Узган елны  без социаль туклануны оештыру турында республика законын кабул иттек. Документ белем бирү оешмаларында, балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү оешмаларындагы мөнәсәбәтләрне җайга сала, – диде Андрей Назаров.

Республика Хөкүмәте тарафыннан социаль туклануны оештыру тәртибен раслау, шулай ук аның сыйфатын мониторинглау турында законга буйсынучы актлар кабул ителде.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: