

Республиканың Благовещен районыннан “Стич” позывнойлы фельдшер менә инде бер елдан артык – махсус хәрби операция зонасында. Әле ул Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонның легендар алтынчы ротасында хезмәт итә, ә гомумән алганд контракт буенча дүрт елдан артык эшли. СВОда ул хәрби табиб булырга карар иткән һәм терапевт һөнәрен үзләштерү өчен әле ялда булганда, Санкт-Петербургның Киров исемендәге хәрби-медицина академиясенә керү өчен документлар җыя.
“Кечкенәдән улым максатчан булып үсте. Хәрби хезмәттә булганда, шалтыратып, контракт буенча хәрби хезмәткә калырга теләвен белдерде. Ә былтыр апрельдә: “Әни, мин башкача булдыра алмыйм, минем ярдәмем анда кирәк, шуңа Шәйморатов исемендәге батальон составында махсус хәрби операция зонасына юлланам”, – дип хәбәр итте. “Барам” дигәч аны кире үгетләү мөмкин түгел инде”, – дип сөйли хәрбинең әнисе.
"Минем төп бурычым – сугышчыларның гомерләрен саклап калу, оператив рәвештә беренче ярдәм күрсәтү. Төрле хәлләр булды, ләкин сайлаган юлым өчен бер тапкыр да үкенмәдем», – ди “Стич” үзе.
Әйткәндәй, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләгән Башкортстан кешеләре бердәм 177 номерына, шулай ук ситуацион үзәккә (122) яисә (347) 218-19-19 номерына шалтырата ала. Я булмаса якындагы күп функцияле үзәккә, башбат.рф сайтына мөрәҗәгать итәргә була.
2023 елның гыйнварыннан Русия Кораллы Көчләренә 150 меңнән артык контрактчы хезмәткә кабул ителгән. Аларның санын президент Владимир Путин хәрби хәбәрчеләр белән июньдә узган очрашуда атады.
Чыганак: bashinform.ru, lenta.ru