

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендәге Хөкүмәт утырышында беренче яртыеллыкта халыкның үлем күрсәткечләре белән бәйле мәсьәләләр каралды.
- Республикада гомер озынлыгын арттыру буенча уңай тенденция дәвам итә. 2023 елның беренче биш аенда бу күрсәткеч 73,29 ел тәшкил итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, беренче яртыеллыкта гомум үлем күрсәткече 8% тан артыкка кимегән. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында икенче урында, - дип билгеләп үтте БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.
Төбәктә барлык төп сәбәпләрдән диярлек – йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш органнары авыруларыннан үлем очраклары кимү тенденциясе күзәтелә. Шулай ук сабыйлар үлемен киметү дә мөмкин булды. Аның күрсәткече 1000 туган балага 3,7 тәшкил итә.
Иң аз үлем очраклары Уфа, Әбҗәлил, Бөрҗән, Стәрлетамак, Хәйбулла районнарында, шулай ук Уфа, Нефтекама, Октябрск, Стәрлетамак һәм Сибай шәһәрләрендә теркәлгән.