

Фронтта күп нәрсә ачыклана,гадирәккә һәм гаделрәккә әверелә, ә кешенең характеры яңа яктан ачыла. Болар хакында Башкорстан хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов үзенең “Башинформ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде. Ул бүген Башкортстан хәрби белән махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычны үти. Азат Бадранов әйтүенчә, фронтта ул үзен чынлап файдалы, хәтта нәрсәдәдер бәхетле дә кеше итеп тойган.
Азат Бадранов өчен сугышта иң куркынычы нәрсә, алгы сызыктагы ирләр елыймы, аның күңелендә нәрсәләр тирән эз калдырган һәм нәрсәне ул бервакытта да онытмаячак? Болар хакында сез Эдуард Кускарбековның язмасыннан укырсыз.
Азат Бадранов белән очрашу фронт линиясеннән берничә чакрым ераклыкта булды. Ул полкка килү белән (анда Башкортстаннан 700 хәрби хезмәт итә), командир шунда ук рация аша болай дип тапшырды: “13нче” ( Азат Бадрановның позывное – ред.) урында, штабка килегез, төркемнәргә берләшмәгез, дистанция саклагыз)”. Аңлашылып тора, бу вакытта күпчелек сугышчылар сугышка юлланган иде, шуңа да Азат Бадранов янына аларның бер өлеше генә җыелды. “Исәнмесез, Азат Шамилевич”, “Сәламлибез, иптәш лейтенант” дигән сүзләр төрле яктан ишетелеп торды. Шул ук вакытта күпсанлы сораулар да бирергә өлгерделәр, чөнки Азат Бадранов СВО зонасында төбәкнең рәсми вәкиле булып тора. РФ Оборона министрлыгына Башкортстан хәрби хезмәткәрләрен борчыган проблемаларны җиткерү – аның бурычы.
“Башинформ”: – Азат Шамиль улы, сезнең ирекле рәвештә чиновник кабинетын калдырып, махсус хәрби операция территориясендә Башкортстан хәрбиләре белән бергә, аларга ярдәм күрсәтү өчен сафка басуыгызга инде сигезенче ай. Аңыгызда бу чорда нәрсә үзгәрде?
Азат Бадранов: - Биредә мин үземне файдалы кеше итеп хис иттем, рухи гармония таптым. Килү белән сугышчылардан килгән сорауларны өйрәнүгә керештем, ныклап төшендем, аннан аларны хәл итә башладым. Монда бит барсы да ачык: кара – ул кара, ак – ул ак. Бер-берең белән мөнәсәбәтләр дә ачыктан-ачык.
Әйе, башта куркыныч булды, яшермим. Сугыш линиясендәге хезмәтнең тәүге көннәре куркуны җиңү тарихы булды, ни өчен дигәндә, билгесезлек белән очрашырга туры килде. Ләкин бу минем юлым һәм мин аны җиңә алдым дип уйлыйм. Хәзер инде барсы да күпкә аңлаешлырак. Хезмәтнең агышына төшендем, кайда куркыныч, ә кайда иркенрәк тын алырга мөмкин булуын чамалыйм. Фронтның һәр урынында да бронежилет кимим, шәхси коралымны да һәрвакыт үзем белән алмыйм. Теге яки бу халыклар яшәгән урыннарның кайсысына иртән үк кузгалырга кирәклеген, ә кайчан төнлә хәрәкәт итәргә кирәклеген дә беләм. Күп нәрсәне тыныч кабул итәм. Командованиенең минем алга куйган бурычлары бар һәм аларны игътибар белән, ныклап уйлап хәл итәргә кирәк.
Кайчагында фейк-яңалыклар да барлыкка килә: янәсе, мин – вафат, яки мин – Мәскәүдә, яки мине Уфа ресторанында күргәннәр икән дигән сүзләр ишетелә. Шулай ук мине кораллы сакчылар озатып йөри икән дигән һ.б. фантазияләр туа. Башта мин бу ялганнарга ничек җавап бирергә белми идем. Аннан боларның барсы да “ерунда” икәнен аңладым. Әгәр инде сугышчылар мине берни дә эшләмәүдә гаепләсәләр, “Ул монда булды, тик бернинди проблеманы хәл итмәде” дисәләр, начаррак булыр иде. Мондый тәнкыйтьне мин кабул итәр идем. Ә башка сүзләрне вак һәм игътибарга лаек түгел нәрсәләр дип беләм. Минем өчен, мәсәлән, үзләренә ярдәм күрсәткәннән соң сугышчыларның күзләрен күрү, сүзләрен ишетү, күпкә кыйммәтрәк. Димәк, мин дөрес юл сайлаганмын.
“Б”: - Башкортстан сугышчылары нинди үтенечләр белән мөрәҗәгать итә, аларны нәрсәләр борчый?
АБ: - Сораулар күп һәм төрле – социаль-көнкүрештән алып, хәрби мәсьәләләргә кадәр.Студентларны бюджетка күчердек, дәвалануга җибәрдек, коймалар койдык, утын һәм печән китердек.Монда шуны да аңларга кирәк: бу проблемаларны мин үзем генә хәл итмим. Мин Радий Фәрит улы корган зур системаның бер өлеше генә. СВОда мин Хәбиров сәясәтен үткәрүче дип әйтергә мөмкин. Республикадагы коллегаларга зур көчергәнеш төшә һәм алар тиешенчә тырышып эшлиләр. Федераль түләүләр буенча да мәсьәләләр булды, аеруча СВОның башланган чорында. Бу мәсьәләләр хәл ителә килә, хәтта алар төбәк компетенциясендә булмаса да. Безнең Башлык Радий Фәрит улы оборона министры Сергей Кужугетович Шойгуның үзенә мөрәҗәгать итте, аңа проблемалар санап күрсәтелгән исемлекне тәкъдим итте. Тагын да бер кабатлыйм: барлык мәсьәләләр дә хәл ителә.
Документлар тутырганда сугышчының теге яки бу учреждениедә булуы белән бәйле хәлләр килеп чыга. Яраланулар, наградалар буенча сораулар килеп туа. Кешеләр күп, төрле катлаулы хәлләр тагын да күбрәк, аеруча алгы сафта. Кайчак офицерлар рапортны вакытында бирмәгән яки сугыш вакытында нәрсәнедер күз уңыннан ычкындырган... Без мәсьәләне ачыклыйбыз, алар өстендә эшлибез. Әйткәндәй, мобилизацияләнгәннәр арасыннан Шәйморатов яки Доставалов исемендәге батальоннарда сугышырга теләк белдерүчеләр бар. Бу да хәл ителә, каршылыклар юк, иң мөһиме, подразделениеләрдә вакантлы вазифалар гына булсын.
“Б”: - Башкортстан сугышчысы – ул нинди?
АБ: - Егетләр белән аралашканда аларның элек нинди статуста булулары, белемнәре нинди булуы мөһимлеген югалта.СВО зонасында бер үк окопта полиция офицеры да, кичәге жулик та булырга мөмкин.Чынлыкта кем син – менә нәрсә мөһимрәк! Әлбәттә, кемнәрдер үзләрен әллә кемгә куйган очраклар да бар, ләкин сугыш ул кешене тәрбияли. Биредә физик яктан көчле булмаганнарны рәнҗетмиләр һәм алардан көлмиләр. Аларны эшләре, кешелеклелек сыйфатлары буенча бәялиләр. Башкортстан сугышчылары – геройлар. Алар гади, тыйнак кешеләр.
Мәсәлән, старшина “Змей”ны гына алыйк. Ротада аның абруе зур. “Змей”га офицер вазифасын да тәкъдим иттеләр, тик ул каршы килә. Ул үзен тиешле урынында дип исәпли. Һәм, чынлап та, аның ротасында тулы тәртип. Аның ротасын сугышка еш җибәрәләр һәм егетләр аның артыннан иярә! Ә бит СВОга кадәр “Змей” водитель булып хезмәт салган булган. Ул гади хезмәт кешесе, ә менә сугышта аның лидерлык, идарә итә белү осталыгы ачылган. Монда андый егетләребез күп. Алар, әлбәттә, үзләренең ничек хезмәт итүе, нинди батырлыклар күрсәтүе турында сөйләмәс, аларга бу кирәкми дә. Үзләре социаль челтәрләр дә алып бара белми. Ләкин сугышта аларның чын сыйфатлары ачыла.
Тылдагы кайсыберәүләр бүгенге көнгә кадәр сугышчыларыбызның снарядлар шартлаган, мылтыклар аткан алгы сызыкта булуын аңламый. Дөреслек, җиңү, илебез өчен сугыш баруын аңлатасы иде аларга!
Безнең ир-егетләр үзләренең гаиләләре, Ватаны турында уйлап атакага күтәрелә. Күңелләре чиста һәм хирыссыз. Илебезнең бу махсус хәрби операция барышында явызлыкка каршы көрәш алып баруын, әгәр моны үзләре туктатмасалар, явызлыкның, бәла-казаларның безнең шәһәр-авылларыбызга, йортларыбыз тупсасына киләчәген алар бик яхшы аңлый.
Сүз дә юк, бу сугыш элеккеләре кебек түгел. Анда гражданнар сугышы элементлары бар. Бездә бригада замполиты тумышы белән Винница өлкәсеннән. Анда аның ата-анасы, икетуганнары калган. Ә бертуган апасы аңа ләгънәт укыган. Ләкин ул хезмәт итә. “Анда аларны зомбилаштырганнар” ди. Әлбәттә, аңа ни дәрәҗәдә авыр булуын аңлау кыен түгел. Прокси-сугыш бара. Бүген биредә һәркем белә: конфликт Украина белән түгел, ә НАТО илләре белән аның җирендә бара. Күз алдына гына китереп карагыз: бу илне 50дән артык башка ил корал, разведка мәгълүматлары, кешеләр белән тәэмин итә. Күпләрен наемниклар буларак сугышалар диләр. Ләкин мин моңа ышанмыйм. Алар – теге яки бу көнбатыш иленең регуляр армиясе. Алгы сызыкта поляк, француз, инглиз телендә сөйләшүләр ишетелә. Шеврон, жетон рәвешендәге башка раслаучы нәрсәләр дә җитәрлек.
(Дәвамы киләсе санда).
Фото: bashinform.ru
Гөлара Арсланова тәрҗемәсе.