

Булачак пенсионерларның кайбер категорияләре яңача билгеләнгән пенсия яшенә кадәр лаеклы ялга иртәрәк чыга ала.
Русия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Лариса Сорокина «Прайм» басмасына шул турыда сөйләгән. Моны DEITA.RU мәгълүмат агентлыгы яза.
Аның сүзләренчә, мондый хокукка ир-атлар өчен - 42, хатын-кызлар өчен 37 елдан да ким булмаган иминият стажы булган кешеләр ия. Картлык буенча иминият пенсиясе аларга билгеләнгән пенсия яшенә җиткәнче 24 айга, ягьни 2 елга алданрак билгеләнергә мөмкин. Ләкин хатын-кыз - 55, ир-ат 60 яшен узган булырга тиеш.