Җәмгыять
17 июль 2023, 13:10

Гөлназ – чемпион!

Иглин районында  сыерларны машина белән саву буенча 45нче тапкыр узучы конкурста Дүртөйле районы “Чишма” токымчылык заводы савымчысы  Гөлназ Чернышева абсолют чемпион исемен яулады. Аның һөнәри тәҗрибәсе – 25 ел.

Гөлназ – чемпион!Гөлназ – чемпион!
Гөлназ – чемпион!

Иглин районында  сыерларны машина белән саву буенча 45нче тапкыр узучы конкурста Дүртөйле районы “Чишма” токымчылык заводы савымчысы  Гөлназ Чернышева абсолют чемпион исемен яулады. Аның һөнәри тәҗрибәсе – 25 ел.

   Республика этабында катнашу өчен үз районнарында җиңү яулаучы савымчылар килгән. Мәсәлән, Елена Яппарова Башкортстанга моннан 17 ел элек Тверь өлкәсеннән күчеп кайткан булган. Бүген ул Стәрлебаш районының “Правда” агрофирмасында хезмәт сала. “Совет чорында савымчыларга почет һәм хөрмәт булды, чөнки бу авыр хезмәт  белән теләсә кем шөгыльләнә алмый”,- дип искә ала Елена.

Фото:Минсельхоз РБ

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас