

Һәр нәселнең тоткасы, нигезе булырлык варислары була. Алар –дистә еллар, гасырлар дәвамында нәсел учагын саклаучы, барлык туганнарны берләштереп торучы кешеләр. Алар традицияләрне саклыйлар, хәтер сандыгын кадерләп, таратмый-саклап кына буыннан-буынга тапшырып баралар.
Бүген бәян ителәчәк язмамда да андый кешеләр бар. Аларны туганлык җепләре, үзләренең тамырларын барлау һәм саклау максаты берләштерә.
Аблай – Чакмагыш районында иң зур авылларның берсе. Авыл үзенең уңган-чая һәм булдыклы халкы белән районда гына түгел, бар республикада танылу алган. Аның тарихында тирән эз калдырган һәм бүген дә данын еракларга танытып яшәгән шәхесләр бик күп. Шулар арасында Габдуллиннар нәселе аерым урын алып тора.
Габдуллиннар нәселенең бүгенге көндә күпме кешене берләштерүен тәгаен генә беркем дә әйтә алмас. Шулай да күптән түгел гөрләп үткән “Нәсел бәйрәме”нә дистәләрчә туганнар бергә җыелган иде. Ә бит әле бүгенге мәшәкатьләргә бай тормышта аларның күпмесе, бик теләсә дә, төрле сәбәпләр аркасында бәйрәмгә килә алмый калган...
Авылның хөрмәтле ак әбие, мәгариф отличнигы, моннан 67 ел элек эшсөяр Габдуллиннар гаиләсенә килен булып төшкән Нафыйга апа һәм аның уллары Мөбәрәк, Хәйдәр һәм Айдар мондый зур чараны үткәрү хыялы белән күптән янып йөргәннәр, ләкин әле теге, әле бу сәбәбе табыла торып, шактый вакыт узган да киткән. Зур нәселнең өлкән вәкиле Шакирҗан Габдулла улы Габдуллинны соңгы юлга хөрмәтләп озатканнан соң “Нәсел бәйрәме”нә бар туганнарны җыю алар өчен үзмаксатка әверелгән.
Габдуллиннарның югары оештыру сәләтен авылдашлары яхшы белә: урам бәйрәме яки авыл сабантуе, сыйныфташлар очрашуы дисеңме, алар һәрчак башлап йөри һәм булдыра да! Ә инде үзләренең “Нәсел бәйрәме”н үткәрүгә туганнар аеруча җитди әзерлек белән килә.
Шулай итеп, 24 июнь көнне, иртәнге сәгать унда Аблайда яшәгән һәм илнең төрле почмакларыннан очрашу шатлыгын тояр өчен бирегә кайткан Габдуллиннар нәселе вәкилләре Илнур Сакаевның “Кунак ихатасы”нда очрашты. Гөрләшеп, сый тулы өстәл артында чәйләп алганнан соң, кунаклар Габдуллиннарның төп нәсел йортына – бүгенге көндә бар туганнарга кадерле әни, нәнәй булып, туган һәм ак әби булып яшәүче Нәфыйга апа Габдуллина яшәгән өйгә юл тотты. Шулай итеп моннан 100 ел элек (тулы бер гасыр!) бертуганнар – Габдулла уллары Шакирҗан һәм Гыйлемҗан Габдуллиннар яшәгән нигезгә аларның оныклары һәм туруннары бергә җыелды.
Алдан әйтеп үткәнемчә, моннан 67 ел элек шушы нигезгә килен булып төшкән Нәфыйга апа Габдуллиннар нәселенә лаеклы килен, Гыйлемҗан улы Наилгә сөекле яр була. Ул үзе, югары белем алып, гомере буена ал-ял белми,авыл балаларына белем бирә, Наил абый исә колхозда алдынгы шофер була. Алар үстергән өч ул – Мөбәрәк, Хәйдәр һәм Айдар да әти-әнисенең куанычы-горурлыгы булып үсеп җитә, барысы да югары белем алып, илгә файдалы кешеләр булып җитешә. Кызганычка каршы, әтиләре Наил абый гына яшьли вафат була. Бүген Нәфыйга апа – Габдуллиннар нигезендә янган учакны сүндерми, әнә шул хәтер сандыгын кадерләп саклаучы хөрмәтле кеше ул.
-Бер очрашу – үзе бер гомер, ди халкыбыз. Нәселебез тамырларын өзми, туганнар белән күрешеп, бер-беребезне кадерләп яшәү – минем өчен бу тормышта иң кадерлесе,- диде килгән кунакларны икмәк-тоз белән каршылаган Нәфыйга апа.
Бүген Нәфыйга апаның 8 оныгы, 12 туруны бар. Уллары Мөбәрәк һәм Хәйдәр башкалада җаваплы вазифаларда эшлиләр, ә төпчекләре Айдар исә ата-бабалар тире тамган туган җиренә береккән кеше, районда матур уңышларга ирешкән фермер. Ул авылда үткәрелгән һәр чарада спонсор буларак чыгыш ясый, авылдашларына һәрчак ярдәм итәргә тырыша.
-Әти белән әни безне һәрчак: “тырышып эшләгез, кешеләрнең тик яхшы якларын гына күрегез” дип үстерде. Һәм без шулай яшәргә тырышабыз да,- диде Айдар Наил улы үз чыгышында.
-Кеше гомере – аккан судай, үтә дә китә, шуңа да аралашып яшәргә вакыт табыйк. Бүген арабызда Габдуллиннар нәселенең бер-берсен бөтенләй танып белмәгән вәкилләре дә бар. Бүгенге бәйрәмне без балалалар-оныкларыбыз бер-берсен белеп-күреп, бер-берсенә терәк булып үссеннәр һәм гомер итсеннәр дигән максат белән оештырдык,- дип туганының сүзләренә кушылып китте Хәйдәр абый да.- Бүген без, биш буын Габдуллиннар,ата-бабаларыбыз төягенә иң изге ният –искә алу, алар рухына догалар кылу өчен җыелдык. Рухлары шат һәм тыныч булсын.
Татарда җиде буын туганнарны белү, аларны искә алып сәдака бирү – изге гамәл. Бу көнне Габдуллиннар мәрхүм булган туганнарының каберләрен зыярат кылды.
Зираттан соң бар туганнар Аблайның Җиңү паркына юл тотты. Бу паркта 2015 елда зур яңарту эшләре башкарылган, монда Айдар Габдуллинның хезмәте бәяләп бетергесез. Парк бик күркәм, анда сугышта һәлак булган һәм яудан исән әйләнеп кайткан һәр батырның исеме мәрмәр тактаташка уеп язылган стенд бар. Биредәге пөхтәлек, матур итеп утыртылган гөлчәчәкләр батыр яугирләр рухына бүген дә дан җырлыйлар кебек тоела.
-Кайларда гына тырыш хезмәтен салмый безнең Аблай халкы! Һәм аларның барсы да, туган авылына кунакка кайткан вакытта Җиңү паркына кереп, бер минут тын калып, догалар укып китә. Чөнки биредә һәркемнең диярлек туганының исеме шушы мәрмәр тактага уеп язылган,- дип сүз ала Нәфыйга апа.- Бирегә килгән һәркем паркны яңартып, тәртиптә тоткан өчен рәхмәт әйтеп китә.
1967 елда паркта урнаштырылган сугышчы-солдат һәйкәленең тарихы бик кызыклы. Беләсездер, советлар чорында һәйкәлләр урнаштыруның үз тәртибе яшәп килгән. Мәсәлән, гадәти авылларда обелисклар куелган, ә эрерәк авылларда – бюстлар. Ә тулы буй-сын белән эшләнгән һәйкәлләрне халкы 100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләргә генә урнаштырганнар. Менә Аблайның Җиңү паркында күкрәгенә автоматын кысып басып торган совет солдатының үз тарихы бар. Аны Венгриядә урнаштырырга тиеш булганнар, ләкин бу ил властьлары моны теләмәгән. Ә бирегә ничек килеп эләккән соң ул, дисезме? Эш шунда, ул чорда Аблайда бик тә көчле, белемле офицер-форнтовиклардан торган җитәкчеләр командасы җыелган була. Болар – колхоз рәисе Кадыйров Вәли Кәбир улы, партком секретаре – Кәбиров Назыйф Сәлигаскәр улы, авыл советы рәисе Габдуллин Фәрит Шакир улы һ.б.
Ленинград фронтында сугышкан, блокаданы үткән һәм СМЕРШ органнарында хезмәт иткән Фәрит Шакир улы Габдуллинга бу һәйкәлне дусты, илдә билгеле шагыйрь Михаил Дудин үзе тәкъдим итә. Менә шулай урнаштырыла солдан һәйкәле ерак Аблай паркына.
Әлеге тарихның матур дәвамы да бар: Фәрит Шакир улының туганнан-туган энесе Айдар Наил улы, 2015 елда һәйкәлне яңарту кәм капиталь ремонт үткәрү эшләрен үз җаваплылыгына алып, уңышлы башкарып чыга. Ул да, үзенең шәхси бәйләнешләре аша, паркка сугыш елларының ике (!) чып-чын артиллерия орудиесен кайтарып урнаштыруга ирешә. Шулай итеп, Аблайның Җиңү паркында бүген яңартылган һәйкәл дә, сугыш чоры кораллары һәм сугышта катнашучыларның исемнәре язылган мәрмәр тактаташ та бар кешелеккә: “Тынычлыкны саклыйк, сугышларны булдырмыйк!” дип дәшә кебек.
Киләсе тукталыш – авыл мәдәният йорты. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе белән берлектә, Габдуллиннар нәселе вәкилләрен милли киемнәрдә каршы алды һәм музыкаль күчтәнәчләре белән сыйлады.
Авылда туып-үскән Габдуллиннарның һәрберсе биредә үткән мәдәни чараларда актив катнашкан, җырлаган-биегән, дискотекаларда күңел ачкан. Бүген әнә шул күңелле чакларны хәтерләп гөрләште, дәртле бию көенә биергә дә төшеп китте алар. Кунаклар шулай ук зур кызыксыну белән биредә урнашкан авыл тарихы музеенда булды. Аблай мәдәният йорты бүген дә гөрләп яши, биредә эшләгән хезмәткәрләр авылдашлары өчен матур да, фәһемле дә чаралар үткәрә.
Инде Габдуллиннарны иркен ялан көтә иде: биредә чып-чын татар самавырлары төтен борхытып кайнап үтыра, зур казанда пылау пешә, балалар һәм өлкәннәр өчен күңелле уеннар оештырылган.
Тамак ялгап һәм уйнап алгач, чараның иң кызыклы өлеше башланды. Габдуллиннарның нәсел дәвамчылары сәхнәгә чыгып үзләренең тормышы, гаиләсе белән таныштырды, әлеге зур бәйрәмне оештыручыларга чын йөрәктән кайнар рәхмәт белдерде. Кемнәр генә юк алар арасында: журналистлар һәм табиблар, хокук органнары хезмәткәрләре һәм укытучылар, җир кешеләре һ.б. Аларның һәркайсы ватаныбызны данлау, аны көчлерәк һәм данлырак итү өчен бар тырышлыгын салып яши бүген.
Хәйдәр абыйның төрле телләрне судай йотлыгып өйрәнгән 16 яшьлек улы Артурның, киләчәктә үз нәселенең лаеклы улы булырга хыялланган егетнең, сәхнәдән :
-Мин бу кадәрле күп һәм булдыклы туганнарыбыз булуын күз алдына да китерә алмый идем әле! Хәзер инде мин ышанычлы кан туганнарым барлыгын һәм терәгем көчле икәнен бик яхшы беләм”,- дигән сүзләрен алкышларга күмделәр.
АКШта яшәүче Алина Габдуллина бәйрәм вакытында видеобәйләнешкә аша чыкты һәм туганнары белән кочаклашып күрешәсе килүен әйтте.
Бәйрәмнәр үтә дә китә. Габдуллиннарның “Нәсел бәйрәме” гөрләп узды һәм анда килгән һәркем: “гомерләр ике килми бит , ешрак очрашып торыйк, туганнар”,- дип таралышты.
Шулай булсын, дуслар! Илләр-көннәр тыныч булып, сугыш утлары тизрәк тынып, бар туганнарга шатлыкларда гына очрашып яшәргә язсын!
Гөлара Арсланова.