

Хуҗасыз хайваннарның кешеләргә һөҗүмен булдырмас өчен төбәкләр үзләре чара кабул итә алачак. Шуңа ярашлы законны Дәүләт Думасы депутатлары өченче укуда кабул иткән.
Моның өчен төбәкләргә закон акты буенча хуҗасыз хайваннар белән мөгамәлә итү буенча эш тәртибен урнаштыру һәм зарур чаралар исемлеген билгеләү хокукы бирелә. Мөһим шарт: төбәкләрнең эшләре хайваннар белән мөгамәлә итү өлкәсендәге таләпләргә туры килергә тиеш. Нәтиҗәдә дүрт аяклы дусларыбызга карата гуманлы мөнәсәбәтне саклап калу һәм кешеләрне аларның һөҗүменнән яклау мөмкинлеген бирәчәк.
Профиль комитеты Дәүләт Думасына кертелгән хуҗасыз хайваннарны эвтаназиягә тапшыру тәкъдимнәрен кире кагарга киңәш иткән. Федераль законда мондый формулировка юк һәм булмаячак, дип билгели проект авторлары.
Законда хуҗасыз хайваннарны приютларга урнаштыру, шулай ук "Тоту-стерилизацяләү-вакцинацияләү-кире кайтару" системасы нормалары торып кала. Төбәкләр бу ысулны нәтиҗәле файдалануларын дәвам итә алачак.
Моннан тыш, йорт хайваннарын йөрергә алып чыкканда, җирле үзаидарә органнары рөхсәт иткән махсус урыннардан тыш, аларның ирекле, контрольсез йөрү мөмкинлекләре чикләнә.