+21 °С
Болытлы


Халык телендә “тозлы күл” дип йөртелгән Соль-Илецкига бармаган кеше бик аздыр. Аеруча җәен бирегә килеп, шифалы ләмнәргә төренеп, тозлы суларында коенеп, буыннарга шифа алырга тырышалар.
Кемдер Соль-Илецкига үз машинасында бара, кемдер танышларына иярә. Хәзер исә хәлләр җайлаша – 14 июльдән башлап Башкортстаннан Соль-Илецкига автобус маршрутлары йөри башлаячак. Рейслар ике көнгә бер тапкыр Уфадан Көньяк автовокзалдан, 23.00 сәгатьтә кузгалачак.
Чыганак: kp.ru