Җәмгыять
11 июль 2023, 08:00

Көчле җил 85 агачны аударган

Ярый әле кешеләргә зыяны тимәгән...

Көчле җил 85 агачны аударганКөчле җил 85 агачны аударган
Көчле җил 85 агачны аударган

Эссе, бик эссе көннәр кичерәбез, җәмәгать. Эсселеге янына битләрне куырып ала торган җиле дә өстәлеп куя. Ә ул нәтиҗәсез үтмәде – 10 июльдә Уфаның Киров районыннан башка барлык районнарда да көчле җил аркасында  85 агач ауган. Алар 12 машинаны зыянлаган, 30 очракта агачлар электр чымнары өстенә төшкән. Бу хәл аркасында Дим, Ленин, Орджоникидзе районнарында күп фатирлы йортларда вакытлыча ут булмый торган. “Уфагорсвет” оешмасының аварияләрне бетерүче бригадасы зыян күргән электр линияләрен рәтләгән. Электр энергиясен бирүне тергезгәннәр. Ә коммуналь хезмәтләр исә ауган агачларны читкә чыгарырга әзерләп куйган. Бәхеткә каршы, кешеләргә зыян килмәгән.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас