Җәмгыять
11 июль 2023, 07:09

Хәмит Гаделшинның туына – 100 ел!

Батыр исеме онытылмый.

Хәмит Гаделшинның туына – 100 ел!Хәмит Гаделшинның туына – 100 ел!
Хәмит Гаделшинның туына – 100 ел!

Батыр исеме онытылмый.

 

 

2023 елның 10 июлендә каһарман, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Хәмит Габдулла улы Гаделшинның тууына 100 ел тулды. Шушы уңайдан аның туган ягы – Бишбүләк районы Ает авылында тантаналы чаралар оештырылды.
Җирле хакимият, мәртәбәле кунаклар, каһарманның туганнары һәм авыл халкы Хәмит Гаделшинга бюст ачу тантанасында катнашты.
Скульптор Руслан Юмагулов эшләгән мәһабәт бюст Бишбүләк районы почетлы гражданины, иганәче, меценат Рамил Кыямов ярдәме белән эшләнде.

Тирә-ягын төзекләндерүгә урындагы җитәкчелек һәм авыл халкы да көч салган.

Хәмит Гаделшинның туына – 100 ел!
Хәмит Гаделшинның туына – 100 ел!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас