Җәмгыять
11 июль 2023, 09:00

Эссегә йөрәге түзмәгән, диләр

 Күләгәдә, җиләстә генә утыра торган көннәр кичерәбез, җәмәгать...

Эссегә йөрәге түзмәгән, диләрЭссегә йөрәге түзмәгән, диләр
Эссегә йөрәге түзмәгән, диләр

Эссе көннәрне һәркем үзенчә кичерә – тазалыгы ныклы булганнар сизми дә, кемдер эссегә түзә алмый гомере белән хушлаша. Монысы инде бигрәк тә аяныч. 10 июльдә, кызганычка каршы, Уфаның Сипайлово бистәсендә Максим Рыльский һәм Юрий Гагарин урамнары кисешкән урында бер ир-ат үлгән. Йөрәге эссегә түзмәгәндер дигән фараз бар. Бу хакта уфалылар социаль челтәрләрдә язганнар.

Ирнең хәле начарайганын күргән кешеләр “ашыгыч ярдәм”  чакырганнар да соң, тик табиблар килеп җиткәнче үлгән шул инде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас