

Төбәк эшкуарлык туризм министрлыгы мәгълүматлары буенча, шушы көннәрдә пляжларны төзекләндерүгә, яңа кемпинглар, автокемпинглар булдыруга һәм туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирүгә конкурс сайлап алу тәмамланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 46 инвестиция проекты 155,5 млн сум күләмендә грант ярдәме алачак.
"Республика эшкуарларының документларны өстәмә тапшыру мөмкинлеге бар. Конкурсның икенче этабы ачылды. Теләге булганнар пляж зоналары булдыру, ял итү зоналары оештыру, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен туристлык мохитен киңәйтү һәм яңа туристик маршрутлар үстерү юнәлешләре буенча инвестиция проектларына субсидияләр бирү өчен гариза бирә алалар. Бу максатларга тагын 180 млн сум акча юнәлдереләчәк», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
2023 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Башкортстанга гомуми туристлар агымы 412 мең кешегә җиткән, бу узган елның шул ук күрсәткеченнән 29 процентка югарырак. Бу, шул исәптән, республикада эчке туризмны үстерү дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе.
2023 елда программаны финанслау күләме 2,6 тапкыр 1,2 млрд сумга кадәр арткан. Шуларның 746 млн сумнан артыгы федераль бюджеттан җәлеп ителгән, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 11 тапкыр күбрәк.
Чыганак: bashinform.ru