Җәмгыять
7 июль 2023, 16:20

Юлларда имин йөрегез!

Республикада рейд чаралары бүгеннән башлана.

Юлларда имин йөрегез!Юлларда имин йөрегез!
Юлларда имин йөрегез!

Республика Дәүләт автоинспекциясе бу ял көннәрендә Уфа юлларында да, муниципаль һәм республика автомобиль юлларында да профилактика чаралары үткәрәчәк.

Юл-патруль хезмәте экипажлары юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклауга һәм туктатуга юнәлдереләчәк. Исерек шоферларга аерым игътибар биреләчәк.

Бүген Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе ЮХХДИ полкының шәхси составы Нагаев шоссесында, ә иртәгә Комсомол урамында массакүләм тикшерүләр үткәрәчәк.

Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга гражданнар, юл-транспорт һәлакәтләрен тупас бозу фактлары турында хәбәр итеп, зур өлеш кертә. Эчке эшләр министрлыгының БР буенча Ышаныч телефоны 8(347) 279-32-92, ЮХХДИның телеграм-чаты @GIBDDRB_02bot.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас