

Бүген интернетта нинди генә хезмәт күрсәтмиләр: саталар һәм алалар, укыталар да, эш тә табып бирәләр. Ләкин... еш кына алдыйлар да.
Хезмәт базарындагы мошенниклык очраклары пандемия башланганнан соң аеруча еш очрый башлады. Чөнки нәкъ шул чордан төрле онлайн-сервислар зур үсеш алды. Интернет аша эш табарга өметләнүчеләргә белгечләр, мошенниклар корбанына әверелмәс һәм намуссыз эш бирүчеләр белән очрашмас өчен, берничә кагыйдәне истә тотарга киңәш итә.
Мәсәлән, эш эзләү буенча эшләп килүче эре сайтларга гына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. Анда намуссыз эш бирүчеләр белән очрашу мөмкин түгел. Чөнки анда һәр ваканция тикшерелә.
Ләкин бит әле эш эзләүчеләрнең башка ресурсларга мөрәҗәгать итүе дә мөмкин.Мошенниклар еш кына социаль инженерияне куллана, шулар арасында кайсыбер сылтамалар аша түләүле каналларга/төркемнәргә күчү куркынычы бар. Болар – документлар, махсус киемнәр яки уку әсбаблары булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, акчаны алгач та, мондый компанияләрдән җилләр исә. Шуңа да, вакансиягә резюме җибәргәнче, компания сайтына күз ташларга онытмагыз. Әгәр дә “Контакты” дигән бүлек юк, әгәр нәрсәдер өчен түләргә кушалар, әгәр күпсанлы мактау сүзләре күрәсез, шул ук вакытта сайтта сылтамалар ачылмый икән, боларның мошенниклар булып чыгу хәвефе зур, дип искәртә белгечләр.
Фото: portalzpp02.ru