

Бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдынан Башстат республикада никахлар саны буенча статистика бастырып чыгарган.
2022 елда Башкортстанда рәсми никахка 18 яшькә кадәрге 116 кәләш һәм 6 кияү кергән.
Шулай ук ЗАГСтагы мөнәсәбәтләрен 60 яшьтән өлкәнрәк 779 ир-ат теркәгән. Мондый яшьтәге хатын-кызлар сирәгрәк кияүгә чыга -узган ел алар 483 булган.
Гомумән алганда мөнәсәбәтләрен 25,2 меңнән артык пар рәсмиләштергән. Иң зур никахлар саны 20 яшьтән алып 34 яшькә кадәр туры килә. Кызлар, гадәттә, иртәрәк кияүгә чыгалар.
2022 ел йомгаклары буенча беренче никахка керүнең уртача яше хатын-кызлар өчен 26,8 яшь һәм ир-егетләр өчен 28,9 яшь тәшкил иткән.