

«Июнь гүзәле» исеменә Алсу Сәлихова лаек булды.
Ул Чакмагыш районы Рәҗәп авылында туып-үсә. 9нчы сыйныфка кадәр Рәҗәп авылының урта мәктәбендә, 10нчы, 11нче сыйныфларны Балтач авылы урта мәктәбендә белем ала.
Балачактан ук аны укытучы һөнәре кызыксындыра. Шуна курә Алсу киләчәген мәгариф тармагы белән бәйләргә уйлый. Әлеге көндә М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының 3 курсын тәмамлый. Уку йортының физика һәм санлы һәм нанотехнологияләр математикасы иституты студенты. Университет үткәргән төрле конкурсларда даими рәвештә катнашып килә, чараларда активлык күрсәтә.
Шулай ук Алсу студент тормышы белән генә янып яшәми, хезмәт юлын да башлый. Бүгенге көндә Уфа шәhәренең 25нче мәктәбендә 5нче,6нчы,7нче сыйныфларда математика дәресләре алып бара.
-Балаларны бик яратам, алар белэн эшләү күңелемә бик ошый, дәртләндерә. Буш вакытларымда спорт белән шөгыльләнәм, волейбол түгәрәгенә йөрим, репетиторлык эше алып барам. Әлеге көндә максатымның берсе - кулыма диплом алып, тормышта үз урынымны табу.
Якты уй-максатлар белән алга таба атла әле, барлык теләкләрең тормышка ашсын, Алсу диясе килә.