Җәмгыять
6 июль 2023, 03:55

Газ хезмәткәрен өйгә кертмәсәң...

Фәлән сум акчаңны чыгарып салырга туры килмәгәе...

Русия хөкүмәте көнкүреш газы белән бәйле аварияләр санын киметергә тиешле чараларны хуплады. Кабул ителгән чаралар арасында – газ хезмәткәрләрен фатирга һәм йортка кертмәү өчен 10 мең сумга кадәр штраф.

Вазифа биләүчеләр өчен максималь штраф күләме 100 мең сумга кадәр артачак, юридик шәхесләр өчен – 500 мең сумга кадәр.

Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хезмәтләр буенча комитет рәисе Светлана Разворотнева бу хакта болай ди:

"Әлбәттә, бу штрафларны керткәннән соң берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Хөкүмәт тикшерүләр үткәрү тәртибен, гражданнарга хәбәр итүне, кеше объектив сәбәпләр аркасында тикшерүдә катнаша алмаган хәлләрне билгеләргә тиеш — мәсәлән, әгәр ул шәһәрдә яки илдә яшәми икән", — дип өстәде депутат. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас