+21 °С
Болытлы


Исегезгә төшерәбез, 11-13 августта Башкортстан Республикасының Баймак районында Граф күле ярында «Башҡорт аты» («Башкорт аты») халыкара фестивале узачак. Чарада Русия төбәкләре һәм дустанә илләр вәкилләре катнашачак. Фестивальдә сөт һәм ит елкычылыгы, ат спорты, агро-экотуризм, бу өлкәләрдә халыкара хезмәттәшлекне үстерүнең төп мәсьәләләре каралачак. Шулай ук бай мәдәни, спорт программалары, команда уеннары, күргәзмәләр һәм ярминкәләр планлаштырыла.