Җәмгыять
5 июль 2023, 10:10

Авиашоу үтәчәк

Первушино аэродромында бәйрәм оештырыла.

Авиашоу үтәчәкАвиашоу үтәчәк
Авиашоу үтәчәк

6 июльдән 8 июльгә кадәр «Первушино» аэродромында зур Һава бәйрәме – Россия Граждан авиациясенең 100 еллыгына багышланган авиация сөючеләрнең Бөтенроссия слеты узачак.

Ялгыз һәм төркемле пилотаж программалары бөтен илдән 50дән артык самолет күрсәтәчәк. Чараның төп герое Як-12 самолеты булачак.

6 июль-очыш һәм теркәлү көне. Икенче көн күбрәк эшлекле булачак, 12:00 сәгатьтә тантаналы ачылыш узачак, аннан соң семинарлар һәм лекцияләр көтелә.

8 июльдә «Первушино» авиафесты узачак, кунаклар 50дән артык һава судносын, ретро-самолетларны, парашютчыларның сикерүен күрәчәк. Шулай ук аэродром мәйданчыгында мастер-класслар, уникаль фотосессияләр һәм концерт программасы көтелә, аны Уфаның һәм Башкортостанның иң яхшы коллективлары һәм артистлары әзерли. Пилотаж төркеме чыгышы 12:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас