Җәмгыять
4 июль 2023, 05:56

Бездә дә урамда төкергән өчен штраф кертәләрме?

Тукталыш һәм тротуарлар чистарып калыр иде, бәлки. 

liter.kzliter.kz
Фото:liter.kz

Ярославль өлкәсендә төкерү өчен кертелгән штрафлар – “бу тәҗрибәне өйрәнергә кирәк”, дип коллегалары керткән яңалыкка үз фикерен белдергән БР Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачёв.

“Урамнарда төкерү – иң элек эстетика, культура һәм тирә-яктагыларга хөрмәт мәсьәләсе ул, – ди республика парламенты спикеры. – Мәдәниятле кешеләр алай кыланмый, ә тәрбиясез кешене үзенең тәртибе турында уйланырга этәрергә мөмкин. Аннары, чирле кешенең төкереге инфекция чыганагы булырга да мөмкин. Ярославль депутатлары башлангычын кызыклы дип уйлыйм. Тик бу закон ничек үтәлер, аны бозу очракларын ничек ачыкларлар, теркәрләр? Шуңа без Ярославльдәге бу яңалыкның ничек гамәлгә ашырылуын игътибар белән күзәтәчәкбез. Гомумән алганда шуны әйтергә кирәк, бу өйрәнердәй тәҗрибә”.

“Беркемнең дә кеше төкерегенә басасы яисә тротуардагы сагызларга тап буласы килми. Кемнең дә чисталыкта һәм пөхтәлектә яшисе килә, – ди Константин Толкачёв. – Шуңа штрафлар штрафлар өчен генә кертелмәвен аңларга кирәк, алар җәмгыятьтә кешенең үз-үзен тотышының аерым кагыйдәләрен беркетер өчен кирәк”.

Ярославльдә административ хокук бозулар турындагы законга ярашлы,  иҗтимагый урыннарды төкергән өчен, 1,5 сум күләмдә штрафлар кертелгән, кабат шундый ук хокук бозу теркәлгән очракта штраф 3 мең сум тәшкил итәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас