

Геннадий Казанин - Антарктидада геофизик тикшеренү эшләре алып барган беренче совет диңгез экспедициясе җитәкчесенең туган көне алдыннан Покровка фестивале уздырыла. Күренекле меценат 2020 елда вафат булды. Урындагы якташлары аны онытмый. Фестивальгэ Геннадий Семеновичның улы Алексей Казанин да кайткан иде. Бу көнне Салават Күмертау шәһәрләре епискобы владыка Николай хезмәт итте. Аннан Алексей Геннадьевич белән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер- министры урынбасары Ирек Сагитов, Федоровка районы башлыгы Венер Насретдинов Г. Казанинның каберенә чәчәкләр салдылар.