Җәмгыять
29 июнь 2023, 19:46

Безнекеләр анда юл ремонтлый

Луганск халык республикасында тергезү эшләре бара. 

Башкортстан юлчылары  Луганск халык республикасында юллар ремонтлауны дәвам итә. 2023 елда аларга 27 километрга якын юл капламасын тергезергә кирәк. Әлеге вакытта юл эшчеләре Красный Луч белән Вахрушево торак пункты арасындагы 7 километрлык юл аралыгында асфальт түшиләр. Бу хакта Луганск халык республикасына командировкага җибәрелгән Башкортстан хөкүмәте хезмәткәре Азамат Идрисов сөйләде.

Быел ЛХР территориясендә башлыча былтыр Петровское шәһәре белән Ивановка авылы арасында асфальт салган “Башкиравтодор” хезмәткәрләре эшли. Азамат Идрисов эшчеләр үз эшен  белә, аларга мондагы юлларның торышы да яхшы таныш, дип белдерде. Юлчылар бригадасы асфальтны ике кат түши. Тоташ асфальт салганнан соң тигезләгән катламның калынлыгы 4 см тәшкил итә. Урыны белән чокыр-чакырларны ремонтлау да бара.

Русия озак вакыт дәвамында Донецк һәм Луганск халык республикаларын торгызуда катнашачак, дип белдерде президент Владимир Путин  былтыр «Большая перемена »конкурсында катнашучылар белән очрашуда.

 («Большая перемена» конкурсы – 8-10 сыйныф укучылары өчен бөтенрусия дәрәҗәсендәге беренче масштаблы проект, аның максаты – һәр яшүсмергә үзен күрсәтергә һәм, хәтта олимпиадаларның гамәлдәге системасы аларны бәяли алмаса да, үзенең көчле якларын табарга мөмкинлек бирү. Хәзерге вакытта конкурста илнең барлык төбәкләреннән 870 меңнән артык укучы катнаша).

"Бөтен илебез бу территорияләрдә яшәүче барлык яшьтәшләребезгә һәм өлкәннәргә ярдәм итәчәк. ДХР һәм ЛХР хуҗалыкларын тәртипкә китерү өчен айлар һәм еллар иаләп ителәчәк, әмма без моны һичшиксез эшләячәкбез», — диде Путин конкурста катнашкан  Донецк кызы  белән әңгәмәдә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас