

Читкә киткән балаларын авылга ни тартып тора?
Бәләкәй авылларда колгага авыл буйлап бүләк җыеп, ат чабыштырып, авыш һәм туры баганага менеп һәм милли көрәш кебек уеннары белән данлы, саф миллилекне саклаган сабантуйлар күптән үтми инде.
Чакмагыш районы Рәҗәп авылы хакмимиятенә кергән авылларда яшәүчеләр сабантуйны Рәҗәп белән Яңа Балак авыллары арасында нәкъ уртада, калын наратлыкка бер буй булып каенлык килеп тотташкан, яз саен наратлыктан кар суы агып төшеп, бер тулышып агып, кечкенә күперчекне юып алып китә торган Бүләк авылы яланында – “Сыза” дигән урында уздыра иде. Хәзер ул сабантуй мәйданын да яшь агачлар басып алган... Шул кечерәеп баручы авылларда яшәүчеләр дә, кайтып йөрүчеләре дә үткән-сүткәндә шул мәйданнарга моңсу караш ташлап, авыр сулап үтә. Күңел авыл бәйрәмнәрен сагына. Алай да, югалган сабантуйларга компенсация кебегрәк, илһамлы оештыручылары булган җирдә “Саумысыз, авылдашлар!” үткәли. Ә узган шимбәдә кечкенә Бүләктә шаулап-гөрләп “Исәнмесез, авылдашлар!” үтте.
Бу күңелле чара өчен төп оештыручылар, Рәҗәп авылы клубы җитәкчесе Рифир Галиуллинга һәм аның уң кулы булган кызларга-егетләргә рәхмәт. Рифир Рәис улы авылны яратып, аның мәдәни тормышын сүндермәс өчен Себернең озын акчасын ташлап кайткан кеше ул.
Бәйрәмне ачып, авыл хакимияте башлыгы Фәнүз Сәхибгәрәев халыкны бәйрәм белән тәбрикләде. Авылларны саклаучыларга (алар арасында шәһәрдән кайтып, туган нигезне суытмый яшәүчеләр бар) рәхмәт сүзләре әйтелде, Мактау кәгазьләре тапшырылды. Бәйрәмне уеннар белән баетып, халыкны рухландыра белүче Рүзилә Нәфыйкова күңелле итеп алып барды. Уеннарда яше-карты актив катнашты, “Шәрәпҗан”нан кимен куймый, тәгәри-тәгәри “Уф алла “ арбаларын тарттылар, йөгерә-йөгерә көянтәләп су ташыдылар, ир-егетләр белән аркан тартышкан хатын-кызлар каршы якны сузып кына салды... Күмәк уеннар бала-чагаларга шатлык бүләк итте, өлкәнрәкләрне яшьлекләреннән уратып алып кайтты...
Бу якларда бик сәләтле кешеләр туган. Туган якның җырчы сандугачлары Лира Галимова, Алина һәм Альбина Нургалиевалар, Альмира Альмиева, Әлфия Шәфыйкова, Рифир Галиуллиннар җырлаган җырлар киң яланны моңга чорнады. Бүләкнең атаклы гармунчылары - авылның аксакалы, тальянчы Гали абый һәм Рәфи – әтиле-уллы Әхтәмовлар, Феликс Якупов гармунда уйнап, йөрәкләрне җилкендерде. Бәйрәмнең абруйлы кунагы, автор һәм башкаручы, Яңа Балак авылы егете Венер Котдусов очрашуның иң зур бизәге, бүләге булды.
Бик күңелле узды очрашу. Аның исеме дә исәнлекне белешүгә юнәлтелгән бит. Мондый чаралар бик кирәк авылларга. Туган якка чакырып, аның бүгенге хәленә битараф калмаска, туган нигезләрне язмышның кырыс җилләренә ташламаска, кендек каны тамган туган җиргә, туган телгә битараф булмаска, мәңгелек йортыбыз – зиратларны – тәрбияләп торырга чакыра торган күңелле һәм уйландыра торган очрашулар авыл саен кирәк! Биредә бу эш дәвам итәчәк. Мобилизация белән киткән егетләрне исән-сау көтеп алырга язсын! Тормыш бөтен ямен саклап дәвам итсен!
Бүләк авылында узган чарада Рәҗәп авыл хакимияте җирлегендәге сәүдә нокталары да, почта бүлекчәсе дә актив катнашты. “Өмет”кә һәм “Кызыл таң”га язылган дуслар редакцияләр бүләгенә һәм ярты елга яраткан гәзитләренә лаек булды. Әйткәндәй, эретеп-ябыштыручы булып эшләүче Рәфи Әхтәмов Себердән вахтадан кайтып, авылдашлары Илфир Әхтәмов, Фларит Гыйззәтуллин, Тәлгать Имаев, Артур Әхтәмов, Эдуард Әхтәмов, Зилә Ишбулдина белән Бүләк авылы уртасында, юлчыларга да уңайлы итеп, матур беседка да ясап куйганнар. Ә икенче көнне, иң-иңнәр, Рәҗәп авылы зиратына өмәгә ашыкты...
Тырышсак, без кайда да бу матур эшләрне булдырабыз. Авылларны саклыйк, дуслар, туган тел, милләт бишеген яшәтергә көчебездән килә безнең!