

Кичә Уфаның Агыйдел елгасы яр буенда мода йортлары коллекцияләренең презентациясе узды. Аны Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумы кысаларында оештырдылар.
Чыгышлар Русиянең һәм Белоруссиянең иң яхшы дизайнерларын берләштерде, алар модалы һәм эшлекле кием модельләрен тәкъдим итте. Алар арасында "COMINTERN" белорус компаниясе, "Айым" үзенчәлекле аксессуарлар коллекциясе, "Йыһан", "Зөһрә" башкорт традицион костюмы элементлары белән заманча киемнәр коллекцияләре, "Akhmadullina", "Chuba", "Adel.G", "Minzifa" брендлары, "Башкорт сәнгать кәсепләре "Агыйдел" предприятиесе, "Салават" ательесы һәм башкалар бар иде.
Оештыручылар Агыйдел яр буе табигатенә сокландылар, Русия һәм Белоруссия халыкларының һәм, әлбәттә, Башкортостанның бай һәм күпкырлы тарихы һәм мәдәнияте белән хозурландылар.
Мода күрсәтү концепциясе нигезендә республиканың халык шагыйре Мостай Кәрим шигырьләре һәм танылган Уфа рәссамы Айрат Терегуловның «Шүлгән» рәсеме булды.