Җәмгыять
27 июнь 2023, 08:10

Пылау пешереләчәк

Уфада традицион "Корбан хәләл Fest" узачак.

ufacity.infoufacity.info
Фото: ufacity.info

28 июньдә Уфада «Башкортстан» лайфстайл-үзәге каршындагы мәйданда «Корбан хәләл Fest» республика бәйрәме узачак, аны традицион рәвештә «Ферзь «Эшлекле клубы» төбәк иҗтимагый оешмасы Уфа хакимияте  ярдәме белән оештыра.

Фестивальнең төп максатлары рухи-әхлакый кыйммәтләрне, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, конфессияләр һәм милләтләр арасында туганлык мөнәсәбәтләрен берләштерү.

Программага төрле чаралар кергән, шул исәптән балалар өчен дә чаралар бар. Концерт һәм хәләл ярминкә барысын да тулыландырачак. Теләге булган һәркем бәйрәм табынын - кайнар пылауны авыз итеп карый алачак.

Чара  11:00 сәгатьтә башлана.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас