Җәмгыять
26 июнь 2023, 19:58

Путин: Фетнә теләсә нинди очракта бастырылыр иде

Кичә, 26 июньдә, Президент Владимир Путинның белдерүләр белән чыгыш ясады.  

Беренче каналда трансляцияләнгән чыгышында Президент  русиялеләргә бердәмлекләре һәм ватанпәрвәр булулары өчен рәхмәтен җиткерде.

“Вагнер” шәхси хәрби компания җитәкчесе оештырган кораллы фетнә теләсә нинди очракта бастырылыр иде. Оештыручылар моны аңлап эш иткән. Фетнә оештыручылар үз халкын сатты, туганны туганын, агайны энесен үтерү юлына этәрде. Русия солдатлары бер-берсен үтерә башлауны теләде. Ахырда һәрбер шантаж, эчке чуалышлар оештырырга тырышу уңышсызлыкка дучар булды”, – диде дәүләт башлыгы.

Путин шулай ук дөрес карар кабул иткән “Вагнер” сугышчыларына да мөрәҗәгать итте: “Вагнер”ның күпчелек хәрбиләре дә – патриотлар. Алар моны яу кырында раслады инде.  Ә бу юлы аларны кулланырга теләделәр. Бу хәл килеп тугач та минем тарафтан канкоешка юл куймау адымнары ясалды. “Вагнер” төркеме солдатлары һәм командирларына туган туганны үтерә торган сугышка бармаганнары, явыз адымнан туктап калганнары өчен рәхмәтемне җиткерәм. Сез Оборона министрлыгы белән контракт төзи, гаиләләрегезгә кайта яисә Белоруссиягә китә аласыз. Мин үз сүземдә торачакмын”.

  Дәүләт Башлыгы  Евгений Пригожин җитәкләгән фетнәчеләр юлында баскан барлык хәрбиләргә, махсус хезмәтләргә, Белоруссия Президенты Александр Лукашенкога да  рәхмәт сүзләрен әйтте. 

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас